Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камадан махсус операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр

Материалларны Түбән Кама һәм Чаллы эшмәкәрләре тәкъдим итте.

Түбән Камадан махсус операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җибәргән фура 430 нчы полк өчен кирәк-ярак илтәчәк. Машинада — агач поддоннар һәм җылыткыч материал тупланган.

Материалларны Түбән Кама һәм Чаллы эшмәкәрләре тәкъдим итте. Алар ярдәмендә хәрби хезмәткәрләр яңа блиндажлар төзиячәк. Ә инде 21 декабрьдә Яңа ел алдыннан зур күләмдә гуманитар ярдәм җибәрү көтелә.

«Түбән Кама эшмәкәрләренә, предприятиеләргә, бизнесменнарга сугышчыларга ярдәм итү эшенә кушылырга чакырам. Хәзер, фронт алга китү сәбәпле, егетләр яңадан блиндажлар, окоплар казыйлар. Моның өчен күп санлы төзелеш материаллары, пиломатериал, җылыткыч, изолон, тимплекс, шөрепләр, кадаклар, электр үткәргечләре кирәк. Генераторлар кирәк, җылы аяк киеме, җылылык пушкалары. Болар барысы да кыйммәт, зур күләмдә кирәк, шуңа кушылыгыз, шат булырбыз», — дип мөрәҗәгатҗ итте «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе урынбасары Олег Есипов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев