Түбән Камада хәрбиләр гаиләсендә тәрбияләнүче 11 балага мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр
Түбән Каманың 7 нче микрорайонында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион акция узды.
Республика көнен 7 нче микрорайон халкы «Татарстанда җәй» проекты кысаларында билгеләп үтте. Концерт программасыннан тыш, тамашачылар безнең төбәк турында әдәбият белән танышты һәм волонтерларга коры душ һәм исән калу беләзекләре ясарга булыштылар. Ә чараның кечкенә кунаклары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе традициягә әйләнде инде. Ә өченче ел рәттән, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән, портфельләрне шулай ук махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына тапшыралар. Гагарин сайлау округы территориясендә андыйлар 11. Барлыгы исә анда 145 хәрби гаилә яши, аларда йөздән артык укучы тәрбияләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев