Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада Ватанны саклаучылар елының тантаналы ябылу чарасы узды

Әлеге әһәмиятле вакыйга кысаларында «Геройлар истәлегенә тугры» фестиваленең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды.

Залда хәрби хәрәкәтләр ветераннары — Ватанны саклауның әһәмиятен, гомернең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен үзләре татыган һәм исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтуның ни икәнен үз тәҗрибәсендә белгән кешеләр — илебез-нең киләчәк геройларына горурлык белән карап утырдылар. Алар әле күптән түгел генә алгы сызыкта иде, ә бүген безнең арада. Ветераннар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итә, аларның гаиләләренә терәк була, яшь буында патриотик тәрбия бирү эше белән шөгыльләнә. 

Тылда да зур һәм мөһим эш алып барыла. Көн саен волонтёрлар һәм битараф булмаган шәһәр халкы төрле гуманитар ярдәм җыя. Түбәнкамалылар, нинди яшьтә булуларына карамастан, үз куллары белән маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре, коры ашлар, исән калу беләзекләре ясый, мендәрләр, оекбашлар, коры душ әзерли, шулай ук балаларның ясаган рәсемнәрен һәм язган хатларын фронтка җибәрә. 

Ватанны саклаучылар елының ябылуы түбәнкамалыларның бердәмлеген, илне саклаучыларга булган ихтирамын һәм рәхмәтен тагын бер кат ассызыклады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев