Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада «Шәһәрнең игелекле бакчасы» барлыкка килде

«Гаилә» паркы яңа чәчәкләр белән тулыландырылды.

Ләкин бу гади чәчкәләр түгел. Әлеге матурлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әти-әниләре тырышлыгы белән булдырылган. 

Физик яктан сәламәтлекләрендә ниндидер тайпылышлар булса да, аларның күңелләре саф, чиста, алар матурлыкны күрә беләләр. Алай гына да түгел, алар бу гүзәллекне үз куллары белән тудыралар. 

«Шәһәрнең игелекле бакчасы» акциясе кысаларында «Гаилә» паркында берсеннәнберсе матур чәчәкләр утыртылган 12 күчмә вазон барлыкка килде. Чәчәк үсентеләрен мөмкинлекләре чикле балалар үзләре орлыктан утыртып өйләрендә үстергәннәр. Шушы көннәрдә аларны вазоннарга күчереп утырттылар. Әлбәттә, һәр эштә аларның төп ярдәмчеләре — әти-әниләре. 

Чәчәк утыртучылар арасында 12 яшьлек Сабина да бар. Аңа балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Шуңа да карамастан, бик актив һәм тырыш булып үсә ул. «Кызым хоккейга да йөри, биюне дә ярата, җырлый да. Бакчада да ярдәм итәргә тырыша. Булдыра алганча, кушкан эшне эшли. Менә чәчәк утыртуда да катнашабыз әле», — ди Сабинаның әнисе Рәзилә Сәлахова. 

Проект кысаларында балалар шәһәр паркын бизәп кенә калмыйлар. Алар үзләрен бакчачы ролендә сынап карыйлар. Шул рәвешле, балаларда җаваплылык хисе тәрбияләнә. Моннан соң, чәчәкләрне даими карап, сулар сибеп тору да аларга йөкләнә. Бу шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерүгә дә бер адым булып тора. «Бу эшкә башка шәһәрлеләр дә кушылсын иде. Чәчәкләр әнә нинди матур! Ә исләре! Без күбрәк булсак, шәһәр тагын да ямьләнәчәк», — ди акциядә катнашучы Самат Гарифуллин.

Вакытларын өйдә уздыруга караганда, урамга чыгып, актив гражданлык позициясен тотып, бу балаларның файдалы эштә катнашулары — проектның төп максатларының берсе. Әлеге эш коммерцияле булмаган «Игелекле Түбән Кама» оешмасы һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе белән берлектә оештырылган.

«Безнең балалар үзләрен төрле яктан сынап карый алалар. Рәссам, фотограф, кулинар булырга өйрәтүче дәресләребез бар. Хәзер инде менә алар чәчәк үстерүчеләр ролендә. Аларга бу чыннан да кызык, күзләре янып тора. Һәм иң мөһиме, алар хезмәтне яратып үсәргә өйрәнәләр. Киләчәктә бу балаларны эшкә урнаштыру сорауларын да кайгыртабыз. Мондый чаралар шуңа да бер адым булып тора», — дип аңлатты «Игелекле Түбән Кама» оешмасы рәисе Алинә Вәлиева. 

Бу акция беренче тапкыр үткәрелде. Күчмә вазоннар әлегә шәһәрнең бер паркын бизәп торачак. Аларга «Игелек үсүче бакча», «Игелекле бакча — игелекле эшләр», «Игелек эшлә — шәһәрне бизә» кебек мәгънәле язулар да урнаштырылган. Шәһәрлеләрдә кызыксыну уятса, киләчәктә бу эшне башка ял итү урыннарында да оештырырга ниятлиләр. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев