Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын һәм әниләрен 8 Март белән котладылар

Чарага 300 кеше чакырылган иде.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын һәм әниләрен, шулай ук Әфганстан һәм Чечня хәрби конфликтларында катнашучыларның туганнарын котладылар.

Бәйрәм фуршеттан башланды, аннан соң концерт узды. Чарага 300 кеше чакырылган иде. Һәркемгә бүләк итеп чәчәкләр һәм уңай эмоцияләр бүләк ителде.

МХО катнашучыларының хатыннары «Осторожно, женщины» спектаклен карады. Әйтүләренчә, аларга бу игътибар бик ошаган. Моннан тыш, МХОдә катнашучы хәрбиләрнең тагын 500гә якын туганы шундый чакыру алды. Авылларда яшәүчеләргә дә язгы кәеф бүләк итәргә онытмадылар.

«Балаларыгыз, туганнарыгыз, шәһәребез сезне сөендереп торсын, гел шундый ягымлы булып калуыгызны телим. Бәхет, шатлык, иминлек сезгә!- дип теләде Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.

«Безнең өчен фуршет, концерт, спектакль оештырдылар. Безне онытмаганнары өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Безгә бик ошый», — дип уртаклашты мобилизацияләнгән түбәнкамалының тормыш иптәше Диләрә Сафина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев