Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына 27 тонна ярдәм җибәрделәр

Конкрет бүлекчәләр һәм роталар өчен җыелган исемле посылкалар да йөкнең мөһим элементы булды.

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына 27 тоннага якын гуманитар ярдәм озаттылар. Дарулар, төзелеш материаллары, җылыткычлар, кием-салым һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр төялгән өч берәмлек техника Курск һәм Херсон өлкәләренә китте.

Гуманитар йөк үз теләге белән ярдәм итүче йөзләгән кеше, предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, ветеран оешмалары һәм волонтерлар көче белән җыелган. Аны әзерләүдә солдатларның туганнары да актив катнашкан. «Татарстан гуманитаркасы» төркеме җитәкчесе Татьяна Никифорова билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кешеләрнең активлыгы шактый арткан.

«Солдатлардан килгән барлык сорауларны төркемгә куябыз, һәм кешеләр шундук җавап бирә. Хәзер, кышкы чорда, җылы әйберләр, җылыткычлар, генераторлар һәм төзелеш материалларына ихтыяҗ зур», — диде ул.

Гуманитар конвойга Мөслимнән сугыш хәрәкәтләре ветераннары да кушылды. Алар 61нче диңгез пехотасы бригадасына тимер-томырдан үз көчләре белән җыйган чираттагы «Урал» мотоциклын тапшырды. Шулай ук мунча мичләре, окоп шәмнәре һәм башка файдалы әйберләр җибәрделәр.

«Ничек булдыра алсак, егетләргә шулай ярдәм итәбез. Бу — без фронтка тапшырган дүртенче мотоцикл», — дип билгеләп үтте сугышчан туганлык җитәкчесе Айдар Гыйбадуллин.

Конкрет бүлекчәләр һәм роталар өчен җыелган исемле посылкалар да йөкнең мөһим элементы булды.

Түбән Кама хәрбиләре өчен бәйрәм уңаеннан бүләкләр «Геройга җылы бүләк ит» акциясе кысаларында әзерләнгән иде. Шефлык ярдәмен Рамил Муллин озата барды. «Солдатларның көнкүрешен карадык — яшәү өчен шартлар бар», — диде ул.

«Гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен түбәнкамалыларга, егетләргә рәхмәт әйтәсе килә. Менә Түбән Камадан Антон, Менделеевск, Нурлат егетләре. Туган илебезне саклаучы татарларыбызны күрү бик күңелле. Җиңү белән әйләнеп кайтуларын телисе килә», — дип өстәде Муллин.

Иҗтимагый оешмаларның керткән өлешен искә алып, Диңгез пехотасы ветераннары берлеге рәисе Алексей Демидов аерым рәхмәт әйтте.

«Хозяюшка», «Покров» җәмгыятьләренә тозлаган яшелчәләр, кайнатма, камыр ризыклары, маскировка челтәрләре һәм хәрби киемнәр өчен рәхмәт белдерәсем килә", — диде ул.

Мондый масштаблы ярдәм айга бер тапкыр җибәрелә. Анда катнашучы битараф булмаган кешеләр саны арта бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев