Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына 110 мең комплект коры душ җибәрделәр

Бер хәрбигә кыр шартларында көненә уртача икешәр комплект коры душ кирәк.

Коры душ җыелмалары алгы сызыктагы хәрбиләр арасында бик популяр. Мондый уңайлы комплектларны волонтерлар җыя, шул исәптән Түбән Камада да бу эштән читтә калмыйлар. Хәзер бу күнекмәгә мәктәп укучыларын да өйрәтәләр. Эш катлаулы түгел, әмма түземлек таләп итә. «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Түбән Кама күп профильле көллиятендә коры душ әзерләү буенча чираттагы мастер-класс үткәрде.

Бер хәрбигә кыр шартларында көненә уртача икешәр комплект коры душ кирәк. Шуңа күрә әлеге җыелмаларны алгы сызыкка күпләп җибәрәләр.

«Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына 110 мең комплекттан артык коры душ җибәрдек инде. Моның өчен 10 мең данәдән артык җәймә һәм юрган аслыгы файдаландык. Хәзер ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты акчаларына алган чималны файдаланабыз», — диде волонтер, 6 һәм 7нче микрорайоннарның Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

«Әлеге акция студентлар һәм мәктәп укучылары өчен бик мөһим, хәтта балалар бакчасында да мондый чараның әһәмияте зур булыр иде дип уйлыйм. Чөнки ватанпәрвәрлек хисе һәркемдә бар», — дип фикерләре белән уртаклашты студент Альбина Лялина.

Түбән Кама күп профильле көллияте мастер-класс үткәрү урыны итеп очраклы рәвештә генә сайланмаган. Уку йорты гуманитар эштә актив катнаша. Биредә маскировка челтәрләре үрәләр. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче студентлар мичләр ясый, аш пешерүчеләр өй токмачы әзерли.

Кыска гына мастер-класс дәвамында берничә дистә студент йөзгә якын коры душ комплекты җыйды. Боларның барысы да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан алгы сызыкка җибәреләчәк зур гуманитар йөкнең бер өлеше булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев