Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада мәктәп укучылары МХО зонасындагы песи һәм этләр өчен азык җыйды

Мәктәптә фронтка ярдәм җыю буенча акцияләр даими оештырыла.

Түбән Каманың 9 нчы мәктәбендә МХО зонасындагы этләр һәм мәчеләр өчен азык җыю акциясен үткәрделәр.

Мәктәптә фронтка ярдәм җыю буенча акцияләр даими оештырыла. Уку йорты микрорайонның территориаль үзидарәсе һәм «Добрые сердца» волонтерлар төркеме белән актив хезмәттәшлек итә. Барлык сыйныфлар, иң кечкенәдән башлап, алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертергә тырыша.

«Бу акциягә ярдәм итү бик мөһим, безнең пунктка килгән егетләр үзләренең хайваннары өчен ризыкны рәхәтләнеп кабул итәләр. Эт-мәчеләр безнең сугышчыларыбызның дуслары, хәрбиләр алар турында кайгырта. 9, 11 нче мәктәпләр бу акциядә актив катнашалар, без балаларга, ата-аналарга рәхмәтле», — диде 6 һәм 7 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Лариса Орлова.

«Безнең мәктәптә бу акция өченче ел үткәрелә. Без сугышчыларыбызга хәйрия ярдәме, медикаментлар, төрле материаллар белән ярдәм итәбез, шулай ук полк хайваннары өчен азык җыябыз. Һәр сыйныф ким дигәндә 5 кг азык китерә, хәтта күбрәк тә була. Һәркем көрәшчеләргә, МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтә», — дип хәбәр итте 9 нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы Лилия Таминдарова.

Махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә йөзләгән укучылар исеменнән хатлар һәм рәсемнәр дә җибәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев