Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада күп балалы мохтаҗ гаиләләргә тапшыру өчен велосипедлар җыялар

Татарстан Республикасы велосипедчылар берлеге «Велодобро» хәйрия проектын оештырды.

Аның кысаларында түбәнкамалылар үзләре кулланмый торган велосипедларны алып килә ала. Осталар, бу велосипедларны ремонтлап, күп балалы мохтаҗ гаиләләргә тапшырачак.

Бүгенге көндә биш велосипед әзерләнгән инде. Алар аттракционнар паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә тапшырылачак.

«Барлык битараф булмаган кешеләрне «Велодобро» проектына кушылырга чакырабыз. Велосипедларны Мурадьян урамындагы «Велики» яки «Спорт-сервис» паркындагы велосипед остаханәсенә китерергә була», — дип яза проектны оештыручылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев