Түбән Камада инвалид балалар өчен бәйрәм табыны оештырдылар
Хәйрия мәҗлесе инвалидлар декадасына багышланды.
Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләре «Рубаха» үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм табыны оештырды.
«Рубаха» үзәге — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗади юнәлешләргә өйрәнә, физик яктан үсә һәм социальләшә торган инклюзив учреждение.
Балалар янына кунакка Түбән Кама шәһәре һәм районы мөселманнарының баш рухи остазы Салих хәзрәт Ибраһимов килде. Шулай ук чарада шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина катнашты.
Хәйрия мәҗлесе инвалидлар декадасына багышланды. Ләкин дин әһелләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашуларны башка вакытта да еш үткәрә. Мөхтәсибәт көче белән инвалид балалар турында видеороликлар циклы чыга. Инвалидларга ярдәм итү буенча «Ихлас-Искренность» ярдәм ассоциациясе дә зур эш алып бара.
«Ихлас-Искренность» һәм «Рубаха» өчен Инвалидлар декадасы ел дәвамында дәвам итә, без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәр көн игътибар кирәклеген онытмаска чакырабыз», — дип билгеләп үтте «Ихлас-Искренность» ярдәм ассоциациясе администраторы Марат Хәбибуллин.
Хәйрия мәҗлесендә «Рубаха» үзәгендә тәрбияләнүче 40тан артык бала катнашты, кайберләре мөстәкыйль рәвештә, кайберләре әти-әниләре белән килде. Балалар шулай ук дин әһелләренә үзләренең сорауларын бирә һәм шәхси темаларга аралаша алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев