Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада «Җидегән чишмә» әдәби фестивале узды

Чарада ел саен ниндидер бер җәмгыятькә хөрмәт күрсәтелә.

Түбән Камада «Җидегән чишмә» музыкаль-әдәби фестивале инде берничә ел үткәрелеп килә. Чарада ел саен ниндидер бер җәмгыятькә хөрмәт күрсәтелә. Бу юлы игътибар үзәгендә — «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе.

Быел берләшмә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Эшләү дәверендә берләшмәдә 200 язучы исәпләнгән, шуларның 22се Татарстан Республикасы язучылар берлегенә кергән, икесе Тукай премиясе лауреаты булган. Берләшмә әгъзалары барлыгы 200дән артык китап чыгарган.

«Без бу бәйрәмне бик теләп каршы алабыз. Безнең сафларда шагыйрьләр, язучылар, сугыш еллары балалары. Шулай ук яшьләр дә җәлеп ителә», — дип билгеләп үтте «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкиле Раушания Габбасова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев