Түбән Камада яшәүче ирле-хатынлы пенсионерлар хәрбиләргә 2 мең пар оекбаш бәйләгән
Һәр пар оекбашка алар кулдан теләкләр язып сала.
Түбән Камада яшәүче пенсионерлар гаиләсе махсус операция башланганнан бирле йоннан эшләнмәләр әзерләп фронтка тапшыра. Гаилә хәтта өйдә чын бәйләү остаханәсе оештырган.
Галина Мишагина берничә сәгатьтә бер пар оекбаш бәйли. Ул — профессиональ бәйләүче, ләкин станогы озак еллар тузан җыеп торган. Махсус хәрби операция башланганнан бирле исә ул аппаратын көн саен кабыза.
«Солдатларыбызның аяклары корыда булсын иде, дип кенә уйлыйм. Окопларда салкын бит... әйтәсе дә юк», — дип сөйли Мишагина.
Тегү машинасы артында исә Галинаның ире Георгий утыра — оек тегә. Мишагиннар инде өченче ел бөтен буш вакытын игелекле эшкә багышлый. Әлеге карары турында ир белән хатын бер генә тапкыр да үкенмәгән.
«Бер генә тапкыр да үкенмәдек. Солдатларга анда җиңел түгел. Егетләрнең аяклары җылыда булырга тиеш. Без тыныч, проблемаларсыз яшәсен өчен», — дип саный Георгий Мишагин.
Һәр пар оекбашка алар кулдан теләкләр язып сала. Язуда солдатлар өйләренә әйләнеп кайтуны көткән һәркем догада әйтә торган иң мөһим сүзләр.
«Улым, зинһар, исән-сау кайт», — дип яза Мишагиннар.
Пенсионерлар фронтка инде ике мең пар йон оекбаш җибәргән. Нинди генә һава торышы булмасын, алар атна саен гуманитар ярдәм кабул итү пунктына килә. Бүгенге бозлавык та Мишагиннарны туктатмаган. Алгы сызыкта Туган илебезне яклаучы егетләр аларның ярдәменә мохтаҗ булганда, һава торышы киртә була аламы соң?
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев