Түбән Камада яшәүче гаилә СВО сугышчылары өчен УАЗик сатып алган
«Череп» позывнойлы сугышчы Старковлар гаиләсенә зур рәхмәт сүзләре әйтте.
Старковлар гаиләсе СВО сугышчылары өчен искиткеч, ә иң мөһиме бик кирәкле бүләк сатып алган. Андрей белән Елена ишегалларында торган УАЗ машинасын күреп алалар һәм ике дә уйламыйча, аны сатып алып махсус хәрби операция зонасына җибәрергә булалар. Машинаның элеккеге хуҗасы, Старковларның аны яклаучыларга бирергә теләүләрен белгәч, шунда ук машинаны сатарга ризалаша.
«Егетләргә машина кирәклеген күрдек. Уйладык та сатып алдык. Кирәк булыр һәм кемнедер коткарыр дип өметләнәбез», — диләр Андрей һәм Елена Старковлар.
«Череп» позывнойлы сугышчы үз чиратында «Татарстан Гуманитаркасы» төркеме администраторларына рәхмәт белдерде, аларга командованиедән Рәхмәт хатлары тапшырды. Старковлар гаиләсенә дә зур рәхмәт сүзләре әйтелде.
«Машина бик кирәк. Әлеге автомобиль башка транспорт үтә алмаган җирләрдә үтә ала, УАЗик — алыштыргысыз әйбер. Сакларга тырышырбыз», — дип ассызыклады сугышчы.
Бу — сатып алынган, төзекләндерелгән һәм СВО зонасына тапшырылган 34 нче машина. «Череп» позывнойлы сугышчы бу машинаны да гуманитар йөк белән тутырып, фронтка үзенең хезмәттәшләре янына китә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев