Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада яшәүче гаилә «Эковесна — 2025» конкурсының беренче унлыгына керде

Конкурс «Яшел эшләр марафоны» акциясе кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Гасыймовлар гаиләсе Түбән Каманы «Эковесна — 2025» республика конкурсында тәкъдим итте.

Нелли һәм Альберт Гасыймовлар уллары Марат һәм Тимур белән бергә сигез атна дәвамында мәктәптә һәм бакчада экологик чаралар, балалар белән дәресләр үткәрә, батарейкалар һәм капкачлар җыюны оештыра, өмәләр үткәрә, йортсыз хайваннар приютына булыша. Үз эшчәнлекләре турында социаль челтәрләрдә сөйләп баралар.

10 июньдә «Елмай» паркында экология министрлыгы конкурска йомгак ясады. Гасыймовлар 139 балл белән «Экогаилә» номинациясендә 7 нче урынны яулады.

«Эковесна — 2025» конкурсы «Яшел эшләр марафоны» акциясе кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. «Экогаилә» номинациясенә 109 гаилә гариза биргән, шул исәптән, Гасыймовлардан тыш, Түбән Камадан тагын өч гаилә: Вафиннар — 79 нчы, Абызовлар — 90 нчы, Кәлимуллиннар — 93 нче урынны алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев