Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Камада яңа өйләнешүче яшь пар СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җибәрде

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ралина һәм Никита Ханталиннар «Добрые сердца» җыю пунктына СВО зонасында булган сугышчылар өчен җыелган гуманитар ярдәм тапшырды.

Түбән Камада яңа өйләнешкән яшь пар «Безнең геройларга!» республика акциясе кысаларында Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия инициативасына кушылды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язганнар һәм гуманитар йөк җыйганнар.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ралина һәм Никита Ханталиннар «Добрые сердца» җыю пунктына СВО зонасында булган сугышчылар өчен җыелган гуманитар ярдәм тапшырды.

Ханталиннар гаиләсен җыю пунктында ТИҮС рәисе Лариса Орлова, «Сугышчан туганлык» рәисе Владимир Матвеев, шулай ук СВО Союзы ветераннары Николай Волков һәм Владимир Чурмаков каршы алды. Алар яшь парларны никахлашулары белән котлады, сугышчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм гаилә учагын символлаштыручы шәм бүләк итте.

«Солдатларга ярдәм итүгә керткән һәр өлеш йөрәк җылысы, җиңүгә ышаныч һәм каһарманнарыбызга рәхмәт белдерү белән сугарылган. Акциягә кушылганнарның барысына да рәхмәт белдерәбез!» — дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев