Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада балалар иҗаты фестивале үтте

Фестивальдә йөздән артык бала катнашты.

Беренче июньдә Халык иҗаты йортында Түбән Кама балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында традицион балалар иҗаты фестивале узды. Фестивальдә шәһәрнең 23 мәктәпкәчә учреждениесеннән биш йөздән артык кыз һәм малай катнашты. Яшь талантларны карарга әти-әниләре, әби-бабайлары килгән иде.

Ике сәгатьлек зур концерт тамашачыларны кызыклы номерлар белән сөендерде. Биредә дәртле биюләр дә, матур җырлар да, театральләштерелгән тамаша дә бар иде, ә фестивальнең кереш өлеше Татарстан Республикасында Фән һәм технологик үсеш елына багышланды. Барлык кечкенә артистлар да бүләкләр алды.

Түбән Камада балалар талантлары бәйрәме инде 27 нче тапкыр үткәрелә. Балалар бакчаларының музыкаль җитәкчеләренең отчет концерты буларак барлыкка килгән әлеге чара шәһәр масштабындагы мәдәни вакыйгага әверелде.

Фото: Алмаз Фәттахов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев