Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама халкы ике атна эчендә микрорайонда спорт мәйданчыгы булдырган

Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 9, 11 һәм 13 нче йортларда яшәүчеләр күп функцияле спорт мәйданчыгы булдырырга дигән карар кабул итә.

Шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләвенчә, активистлар үзара оеша һәм 14 көн эчендә үз көчләре белән мәйданчыкка ком алып киләләр, киртәләр куялар, пляж волейболы өчен сетка урнаштыралар һәм балалар өчен уен урыны оештыралар.

«Идарәче компания зур ярдәм күрсәтә, шәһәр администрациясе дә читтә калмады — алар активистларга спорт инвентаре бүләк итте», — дип билгеләп үтте ул.

Әлегә мәйданчыкта пляж волейболы уйныйлар, ком футболы һәм баскетбол өчен барысын да оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, йортта яшәүчеләр командасы идарәче компания командасын ярышка чакырган да инде.

«Мин Түбән Камада идеяләр белән янып торган һәм аларны тормышка ашыруда катнашырга әзер кешеләр булуына шатмын. Без һәрвакыт шәһәребезне уңайлырак һәм кызыклырак итүгә юнәлдерелгән инициативаларны хупларга әзер», — дип ассызыклады Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев