Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама халкы һәм оешмалары МХОда катнашучыларга индивидуаль комплект сатып алуга 6 млн сумнан артык акча күчергән

Беренче булып наборларны 21 февральдә өйдә ялда булган хәрбиләр алды.

Шәһәр халкы һәм оешмалары «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында хәйрия счетына 6 млн 350 мең сум акча күчергән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә мэр урынбасары Марина Камелина хәбәр итте.

Физик һәм юридик затлардан акча күчерү буенча барлыгы 180 операция ясалган. Суммалар төрле: 300 сумнан 150 мең сумга кадәр.

«Бу акциягә күп кеше кушылды. Нәтиҗәдә «Түбән Кама волонтерлык үзәге» оешмасы хисабында 6 млн 350 мең сум акча җыелды. Резерв фондыннан эчке кием сатып алуга 2 млн 52 мең сум акча бүлеп бирелде. Җыелган акчалар ярдәмендә без 700 индивидуаль комплект әзерли алдык», — дип хәбәр итте Марина Камелина.

Беренче булып наборларны 21 февральдә өйдә ялда булган хәрбиләр алды. 22 февральдә кирәк-ярак җыелмасын «Патриот» үзәгендә МХОда катнашучыларының гаиләләренә тапшыра башлыйлар. Аларны тарату бу атнада да дәвам итәчәк, безгә хәбәр итүләренчә, сугышчылар отпускка кайта һәм аларга посылкаларны бирәсебез килә, дип сөйләде мэр урынбасары.

«Шулай ук хәзерге вакытта якташларыбыз исемлеген тулыландырабыз, якын арада «Россия Почтасы» аша аларга посылкалар җибәрәчәкбез. Бу карар хәрбинең гаиләсе белән бергә кабул ителә. «Без бергә» штабы волонтерлары аларга шалтыраталар, һәм шуннан соң гына посылканы нинди ысул белән тапшыру уңайлырак дигән карар кабул ителә», — дип өстәде Марина Камелина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев