Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары «Тере хәтер» акциясенә кушылды

Алар туя һәм эрбет агачлары утыртты.

Түбән Камада «Барс» үзәгенең «Буыннар хәтере» проекты волонтерлары «Тере хәтер» акциясенә кушылды.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы, студентлар һәм мәктәп укучылары белән бергә алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларны искә алу өчен туя һәм эрбет агачлары утырта.

«Агачлар — хәтер символы булудан тыш, шәһәрнең экологиясен дә яхшырта», — дип билгеләп үттеләр администрациядә.

Туя агачлары «БАРС» үзәге, 14 нче лицей, балалар йорты һәм НТР медиахолдингы территориясендә утыртылды инде. «Гаилә» паркында исә 15 эрбет агачы утыртылды. 2025 елга начар ишетүче балалар өчен интернат-мәктәптә дә туялар утырту планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев