Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары телемарафон чараларына гуманитар ярдәм җибәрәчәк

Махсус хәрби операция урынына посылкаларны «Донбасс иреклеләре берлеге» оешмасы волонтерлары илтәчәк.

Түбән Кама волонтерлары гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрергә әзерләнә. Ярдәмнең бер өлеше НТР 24 телеканалында үткән «Түбән Кама — без бергә!» телемарафоны вакытында җыелган акчаларга сатып алынган.

Посылкалар Түбән Кама волонтерлары тарафыннан җыелган һәм пөхтә итеп төрелгән. 

«Нигездә, монда — электр һәм бензоинструмент, кул кораллары, көрәкләр, кувалдалар, чүкечләр, кадаклар, саморезлар. Өстәвенә, үзебездән тагын берничә тартма: кофе, чәй, төрле тәм-томнар, конфетлар — күп әйбер җыйдык. Хәлвә да бар, перчаткалар да, инструментлар да салдык. Егетләргә мондый посылкаларны алу күңелле булыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте гуманитар йөк җибәрүне формалаштыру буенча координатор Николай Колосов.

Блиндажларны җиһазлау өчен сугышчыларга — ОСП, ә яралыларны ташу һәм алгы сызыкка азык-төлек китерү өчен яңа квадроцикл җибәрәчәкләр. Транспорт һәм төзелеш материалларын махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән НТР 24 каналында узган телемарафон кысаларында җыелган акчаларга сатып алганнар — бу 640 мең сум тирәсе. Чыгымнарның тагын бер өлешен түбәнкамалыларның «Армия туганлыгы»нда җыйган акчалары каплаган.

Хәзерге вакытта волонтерлар гуманитар йөкне хәрбиләргә җибәрүгә әзерләнә. Махсус хәрби операция урынына посылкаларны «Донбасс иреклеләре берлеге» оешмасы волонтерлары илтәчәк. Йөкне төяү 29 августка билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев