Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына 52 нче автомобильне тапшырды
Кагыйдә буларак, автомобильләрне Түбән Кама һәм Түбән Кама районының битараф булмаган халкы бирә.
«Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтерлары беренче көннәрдән МХО сугышчыларына ярдәм итә. Гуманитар йөк җыюдан тыш, беренче чиратта, волонтерлар фронт өчен кирәкле машиналарны төзәтә. Эшләр бушлай башкарыла.
Кагыйдә буларак, автомобильләрне Түбән Кама һәм Түбән Кама районының битараф булмаган халкы бирә. Транспортны әзерлиләр, ә хәрби хезмәткәрләр, ялга кайткач, машиналарны алып китәләр. Менә бүген дә сугышчыга чираттагы автомобильне тапшырдылар.
Ремонтланган, буялган машинаны хәзер ялда булган сугышчыга тапшырдылар. «Лис» позывнойлы сугышчы фронт өчен машинаны беренче тапкыр кабул итеп ала. Ир-ат мондый техникага алгы сызыкта һәрвакыт ихтыяҗ бар, ди.
«Хәрби бурычларны үтәү, сугышчан комплект, азык-төлек һәм шәхси состав китерү өчен. Машиналар нәкъ менә тулы приводлы кирәк. Һәм без битараф булмаган барлык кешеләргә дә бик рәхмәтле, алар безнең турыда онытмыйлар», — дип рәхмәт белдерде «Лис» позывныйлы сугышчы.
Волнтерлар ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәләр. Бәлки, кемнеңдер ишегалдында инде үзенә кирәк булмаган, иске машинасы торадыр. Аны «Ролис» үзәгенә тапшырырга мөмкин, анда осталар аны тәртипкә китерәчәк һәм сугышчыларга тапшырачак.
Автомобильләрдән тыш «Гуманитарка. Татарстан» төркеме гуманитар йөк җыя — бу төзелеш материаллары, фронтка кирәкле инструментлар, азык-төлек продуктлары, медикаментлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев