Түбән Кама волонтерлары 30 мең кв. метр маскировка челтәре үргән
«Покров-НК» төркеме волонтерлары инде ике ел бу эш белән шөгыльләнә.
«Покров-НК» төркеме волонтерлары бүгенге көнгә 30 мең квадрат метр маскировка челтәре үргән. Аның составында 40ка якын хатын-кыз, нигездә пенсионерлар. Алар көн саен, ялларсыз, фронтта кирәкле сетканы үрәләр.
«Покров-НК» төркеме волонтерлары инде ике ел бу эш белән шөгыльләнә. Хәзер алар үзенчәлекле юбилей билгеләп үтәләр: хатын-кызлар шушы көннәрдә мең ярымынчы маскировка челтәрен үргәннәр. Волонтер Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренчә, вакыт узу белән волонтерларның күнекмәләре дә үсә һәм эш процессы тизләнә.
Моңа җирле оста ясаган станок та ярдәм итә. 40 кешелек төркемнең соңгы 500 берәмлек челтәрен әзерләүгә ярты елдан артык вакыт киткән.
«Мең ярым челтәр 3×6 үлчәм белән эшләнде. Әгәр аны квадрат метрларга күчерсәң, безнең егетләрне 30 мең квадрат метр сетка каплый дип санадым. Бу бик күп. Әмма бу чынлыкта 30 меңнән дә артык, чөнки зур күләмнәргә заказ булгалады. Бу 6×4, 6×5, хәтта 6×8. Аларны, әлбәттә, 3×6 үлчәмле сеткага караганда әзерләве, үрүе катлаулырак. Әмма егетләрнең заказы безнең өчен закон. Әгәр алар сорый икән, без эшлибез», — дип аңлатты Фәридә Нигъмәтҗанова.
Ятьмә өчен тукымаларны, сугышчылар өчен әйберләрне хатын-кызлар үзләренең акчаларына, шулай ук битараф булмаган шәһәр кешеләре биргән акчаларга сатып ала. Җәй көне цехта эшче куллар саны да кими. Шуңа да карамастан, үрү темплары элеккечә кала. Волонтерларның фронттан заказы зур, шуңа күрә аларга теләгән һәркем кушыла ала. Цех «База» креатив индустрия үзәгендә урнашкан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев