Түбән Кама укучылары шәһәрдә 190 мең чәчәк утырткан
Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итә.
Түбән Камада 14-17 яшьлек укучылар бригадасы 190 мең чәчәк утыртты һәм 400 гектар үлән чапты. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итә.
Башлык сүзләренчә, яшьләренә карап, укучылар атнага биш тапкыр 4, 5 һәм 7 сәгать эшли.
«Балалар эштән курыкмыйча һәм үз куллары белән нәрсәдер эшли белеп үсәләр икән, алар намуслы һәм мөстәкыйль тормышка әзерлекле кешеләр булып җитлегәчәкләр», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев