Түбән Кама укучылары ярминкә оештырды һәм бөтен акчаларын МХО сугышчыларына җибәрде
Түбән Каманың 38 нче лицеенда «Чикләрсез игелек» — «Добро без границ» көзге хәйрия ярминкәсе узды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый ярминкәләр үткәрү инде күркәм традициягә әверелгән, шуңа күрә укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылары анда актив катнаша.
«Балалар булачак чарага бик тырышып әзерләнделәр. Кемдер лицейга пироглар, пирожныйлар һәм печенье белән килгән, кемдер үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләрне алып килгән», — дип сөйләделәр оештыручылар.
Акциядә барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашты, аның барышында 50 мең сум акча җыелды, алар МХО зонасында булган солдатларга ярдәм итү өчен «Добрые сердца» хәйрия фондына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев