Түбән Кама районының Сухрау җирлеге башлыгы махсус хәрби операция зонасына мотоцикл җибәрде
Түбән Кама районының Сухрау авылы кешеләре безнең сугышчыларга бик зур ярдәм күрсәтә.
Волонтерлык эшчәнлегендә, шулай ук иганә җыюда әлеге авыл җирлегендә яшәүче 700ләп кеше катнаша: хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә, токмач, чәк-чәк пешерә, укучылар окоп шәмнәре ясый, төрле яшьтәге кешеләр гуманитар эш белән мәшгуль.
Тиздән хәрби бүлекчәләрнең берсендә автопарк мотоцикл белән тулыланачак. Аны хәзер эшләп бетерәләр. Мотоциклны минометчылар сораган. Аларга корал йөртү өчен транспорт кирәк. Әтисеннән калган мотоциклны Сухрау авыл җирлеге башлыгы биргән. Аппарат универсаль килеп чыккан, ул төрле бурычларны үти ала. Махсус ясалган бишеккә сапер көрәге, лом, балта куелган. Шулай ук бу техникада сугыш кирәк-яраклары ташырга һәм яралыларны сугыш кырыннан эвакуацияләргә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев