Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды

Язучы әлеге авылда 1792-1799 еллар аралыгында яшәгән.

17 майда Түбән Кама районы Каенлы авылының мәдәният йорты диварына күренекле дин эшлеклесе, халык табибы, язучы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Язучы әлеге авылда 1792-1799 еллар аралыгында яшәгән.

Мәдәният йортында мемориаль такта ачуга багышланган тантаналы чарада Таҗетдин Ялчыголның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

Әлеге проект инициативасы авыл халкыныкы, алар үзләренең күренекле якташларының исемен шул рәвешле мәңгеләштерергә теләгәннәр. Чарада Таҗетдин Ялчыгол нәселенең дәвамчылары, шулай ук Татарстан Республикасының башка районнарыннан кунаклар катнашты, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев