Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында яшәүчеләр МХО сугышчылары өчен инде өченче автомобиль сатып алган

Авыл халкы махсус операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә.

Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы җирлеге халкы МХО зонасында сугышчыларга ярдәм итү өчен берләште. Җыелган акчаларга алар УАЗ-452 «Буханка» сатып алган, аны отпускка кайткан «Кама» позывнойлы сугышчыга тапшырдылар.

Сугышчы сүзләренчә, аның подразделениесенә яралыларны эвакуацияләү өчен транспорт кирәк. Биш авыл халкы, үтенечкә җавап биреп, тиешле сумманы җыя. Сугышчы автомобиль белән бергә гуманитар йөк: өй токмачы, чәкчәк, окоп шәмнәре, авыл халкы һәм волонтерлары җыйган азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр алып барачак.

Бу — Кызыл Чапчак җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан МХО зонасына ике ел эчендә җибәрелгән өченче автомобиль. Авыл халкы махсус операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясый һәм даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев