Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районы Түбән Уратма авылы халкы МХО урынына окоп шәмнәре ясап җибәргән

Эш дәвам итә һәм волонтерлар киләсе партияне әзерли.

Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авылы халкы атнага ике тапкыр үз куллары белән ясалган продукцияне сугышчыларга җибәрә. Авыл халкы 150ләп окоп шәмнәре ясап фронтка җибәргән. Эш дәвам итә һәм волонтерлар киләсе партияне әзерли, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, авыл халкы даими рәвештә токмач һәм чәк-чәк ясый. Алар күптән түгел 106 кап токмач һәм 60 кап чәк-чәк әзерләп фронтка җибәргән. Моннан тыш, сугышчыларга 30 килограмм бал да җибәрелгән.

Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин хатын-кызларның ел дәвамында солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйләве турында әйтте. Шулай ук авылдан мобилизацияләнгән егетләргә пычкылар, чүкечләр, мотопычкы, насос һәм кадак суыргычлар җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә биш пункт эшләп килә, анда теләгән һәркем ашамлыклар һәм товарлар, гигиена әйберләре, киемнәр һәм аяк киемнәре китерә ала. Түбәнкамалылар да ярдәм итә ала.

Төп пунктлар Микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (Химиклар проспекты, 72б) һәм Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) урнашкан. Шулай ук пунктлар Корабельная урамы, 20, 40 һәм Шинчылар проспекты, 25а адресы буенча да урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев