Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районы Болгар авылында яшәүчеләр хәрби операция урынындагы сугышчыларга чәк-чәк пешерде

Болгар авылында әзерләнгән тәм-томнар башка гуманитар йөк белән тиздән МХО урынындагы сугышчыларга җибәреләчәк.

Түбән Кама районы Болгар авылында хатын-кызлар берничә килограмм чәк-чәк һәм өй токмачы әзерләде. Алар барысын да фронтка җибәрергә планлаштыралар.

Авыл халкы егетләргә посылканы беренче тапкыр гына җибәрми. Бу, нигездә, бөтен авыл халкы белән җыйган җылы киемнәр иде.

Токмач һәм чәк-чәк бик яхшылап тутырылган һәм озак сакланачак. Аларны әзерләү өчен продуктларның иң яхшысын кулландылар. Йомырка гына 200 данә киткән. Авыл хуҗабикәләре камыр басканда әле тагын берничә тапкыр очрашачакларын әйттеләр. Күпләрнең фронт сызыгында яклаучылары да хезмәт итә.

«Егетләребез тук булсын, ач йөрмәсен өчен, чын күңелдән әзерләдек. Алар да шатлансыннар. Без аларны Җиңү белән көтәбез. Көн саен исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дип дога кылабыз», — диде Наҗия Мостафина.

Болгар авылында әзерләнгән тәм-томнар башка гуманитар йөк белән тиздән МХО урынындагы сугышчыларга җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев