Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләре Луганск республикасына хәләл продукция китерде

Сәфәрнең максаты — Луганск Халык Республикасы халкына рухи-әхлакый ярдәм күрсәтү.

Түбән Кама делегациясе Алчевск шәһәрендә гуманитар миссия белән булып кайтты. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрнең максаты — Луганск Халык Республикасы халкына рухи-әхлакый ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә Әбделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге сәфәр барышында Түбән Кама делегациясе «Таң» татар мәдәни үзәгендә булды. Үзәк җитәкчесе Флүр Карачурин шәһәр халкы һәм җитәкчелеге белән очрашу оештырды.

Татарстанлылар биредә яшәүчеләргә хәләл продуктлар, мобилизацияләнгән кешеләр өчен җылы әйберләр һәм китаплар алып килде.

«Бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган түбәнкамалыларга зур рәхмәт», — дип билгеләп үттеләр администрациядә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев