Түбән Кама мэры МХО зонасында сугышчыларга гуманитар ярдәм тапшырды
Сәфәр турында шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында сөйләде.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев администрациянең башка хезмәткәрләре белән бергә МХО зонасында безнең сугышчылар янына барды һәм аларга техника һәм төзелеш материалларын да кертеп, 30 тонна гуманитар йөк тапшырды. Сәфәр турында шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында сөйләде.
«Сугышчыларга 30 тонна йөк: өч автомобиль, төзелеш материаллары, генераторлар, азыкт-төлек һәм башка бик күп әйберләр китердек», — дип яза Беляев.
Шулай ук Түбән Кама командасы якташларыбыз дәвалана торган фронт яны госпиталендә булды. Аларга Түбән Кама волонтерларыннан дарулар һәм күчтәнәчләр алып килгәннәр.
«Егетләр зур рәхмәт әйттеләр! Битараф булмаганнарга рәхмәт! Сугышчыларга безнең ярдәмне тою бик мөһим», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Моннан тыш, мэр җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе Лисичанск шәһәренә төзелеш материаллары, хастаханәләр өчен гигиена кирәк-яраклары, битараф булмаган түбәнкамалылар җыйган инвалид коляскалары алып килде.
Шефлыкка алынган шәһәрне торгызу эшләренең кураторы Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков һәм Лисичанск мэры Эдуард Сахненко белән очрашу узды. Радмир Беляев инженерлык челтәрләрендә торгызу эшләренең барышы белән танышты.
«Татарстан бик зур эш башкара! Ярдәмне дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады Түбән Кама мэры.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев