Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама кул эше осталары солдатлар өчен йон оекбашлар бәйли

Һәр пәнҗешәмбе «Хозяюшка» клубы һәм «Россияночка» ансамбленнән кул эше осталары солдатларга йон оекбашлар бәйләр өчен Халыклар дуслыгы йортында очраша.

Калган көннәрдә дә алар тик ятмый – оекбашларны өйләрендә бәйли.

Оста куллы апалар исәбендә 30дан артык пар бар. Болар белән кофе, бинт, кәнфит һәм изге теләкләр белән язмалар да җибәреләчәк. Тиздән болар барысы да солдатларга тапшырылачак.

Мондый игелекле эштә теләге булган һәркем катнаша ала. Җеп яки әзер оекбашларны Халыклар дуслыгы йортына алып киләргә була. Ә теге яки бу сәбәп аркасында киләргә мөмкинлек булмаганнар, 8 (8555) 42-05-35 телефоны буенча кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шуннан соң җепләр өйләргә китереләчәк. Һәркем бу яхшы эштә үз өлешен кертә алачак.

Шулай ук Халыклар дуслыгы йортында гуманитар ярдәм дә кабул ителә. 70 банка тушенка, 50 комплект кием, салфеткалар, теш щеткалары һәм хәтта хәрби бинокль — боларның барысын да битараф булмаган түбәнкамалылар китерде. Җыю ветераннар Советы тарафыннан оештырылды.

Посылкаларны атнага бер тапкыр «Сугышчан туганлык»ның ветераннары җибәрә. Ярдәм җыю акциясе даими булыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев