Түбән Кама имам-мөхтәсибе пенсионерларны бушлай чәй эчәргә чакырды
Шәһәрдә шундый ике урын бар.
Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов пенсионерларның кайда бушлай кайнар чәй эчә алулары турында сөйләде. Видео белән ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә уртаклашты.
Шулай итеп, шимбә-якшәмбедән тыш, көн саен, 9дан 11:00 сәгатькә кадәр базар комплексы территориясендәге трамвай тукталышы янында урнашкан «Ихлас — Искренность» павильонында пенсионерлар бушлай чәй эчеп җылынып чыга ала.
Моннан тыш, шундый ук урын хәзер Химиклар проспектындагы шәһәр мәчете янындагы «Сөләймән» кафесында да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев