Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Кама яшьләре һәм өлкән буын Корбан ашы мәҗлесендә очраштылар

Мондый очрашуларны шәһәрдә инде 20 елдан артык үткәрәләр.

Түбән Кама мөселманнары Корбан аш мәҗлесенә җыелды. Мондый очрашуларны шәһәрдә инде 20 елдан артык үткәрәләр.

Традиция буенча, Корбан ашы вәгазьдән башланды. Бәйрәмгә 100 гә якын кеше җыелган иде. Аларның яртысы -яшьләр. Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы Президенты Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, хәзер яшүсмерләр намаз укыйлар һәм ураза тоталар. Әмма бу очрашу үз динеңне тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук яшьләрнең уңышларга ирешкән өлкән буын эшлеклеләреннән яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бар. Бу татар һәм төрки халыкларның Милли конгрессы белән кече һәм урта бизнес берлеге арасындагы килешү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Корбан ашы елына өч тапкыр үткәрелә. Ураза бәйрәмендә узган очрашуда татар теле укытучылары бүләкләнде. Бу юлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев