Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама эшмәкәре мәктәп-интернатка өстәл футболы бүләк итте

Бүләкне Айдар Манеев «Надежда» үзәгенә тапшырды.

Түбән Кама эшмәкәре Айдар Манеев «Надежда» үзәгенә өстәл футболын бүләк итте. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа уенны сынап карарга теләүчелә күп булды. Өстәл урнаштырылып бетү белән беренче матчны уйнап та карадылар.

«Безнең егетләргә уен бик ошады. Алар башка балалар кебек үк, төрле спорт төрләрен бик ярата. Спортчылар өчен җан ата, ә үзләрен уеннарда сынап карау һәрвакытта да мөмкин түгел. Хәзер мондый мөмкинлек барлыкка килде. Кичке вакытта шөгыльләнәчәкбез, чөнки балалар безнең учреждениедә дүшәмбедән җомгага кадәр яши», — ди учреждение директоры Людмила Зайцева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев