Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Кама Донбасс халкына гуманитар ярдәм җибәрде

Аны мәктәп укучылары җыйган.

Кичә Түбән Камадан чираттагы зур гуманитар йөк партиясе китте. Аны мәктәп укучылары җыйган.

«Түбән Каманың битараф булмаган халкы ярдәмендә бүген Донбассның тыныч халкына ярдәм җибәрелде. Бу эштә безгә 9 һәм 11 нче мәктәпләр, 24 нче лицей һәм 1 һәм 22 нче гимназияләр укучылары ярдәм итте. Барыгызга да зур рәхмәт», — дип рәхмәт белдерде 8 һәм 11 нче микрорайонның ТИҮС рәисе Наталья Суворова.

Түбән Каманың яшь волонтерлары фронтка даими рәвештә тонналап гуманитар ярдәм җибәрә. Уку йортларында кирәкле әйберләрне җыю буенча даими акцияләр уза.

«Барлык кирәкле әйберләрне: гигиена һәм медикаментлар, җылы әйберләр һәм, әлбәттә, Яңа ел бүләкләрен җыйдык», — дип сөйләде 6, 7 һәм 8 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Лариса Орлова.

Төялгән «ГАЗель» инде юлга чыкты. Химиклар проспекты, 72б йортындагы иҗтимагый үзәктә урнашкан ярдәм кабул итү пунктында яклаучыларыбыз өчен посылкаларның яңа партиясен җыю эше дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев