Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә әзерләнәләр

Бакчабызда тәрбияләнүче балаларның әтиләре дә үз вакытларында армия хезмәте узган ир-атлар.

Озакламый 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Бу бәйрәм — батырлык, кыюлык һәм үз илеңне чын күңелдән яратучылар көне дип әйтә алабыз. Чөнки иң кыю, батыр ир-егетләребез үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәргә — Ватанны сакларга китә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларның әтиләре дә үз вакытларында армия хезмәте узган ир-атлар.

Әлеге уңайдан без балалар бакчасында төрле чаралар үткәрәбез. Нәниләрне кече яшьтән армия хезмәте белән, илебезнең горурлыгы булган хәрби техника, Туган ил төшенчәләре белән таныштыруны үзебезгә бурыч итеп алабыз. 

Хезмәттәшләрем Гөлфия Спиридонова һәм Эльвира Камалова белән бергәлектә илебезне сакларга киткән ир-егетләребезгә 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлау открыткалары ясадык.

Аларга үзебезнең матур теләкләребезне яздык. Бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаган батыр ирегетләребезгә сәламәтлек һәм исән-сау килеш, якыннары, туганнары янына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Гөлназ Ямалетдинова, 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев