Түбән Кама балалар бакчасында балалар махсус хәрби операциядәге солдатларга хатлар язалар
«Әллүки» балалар бакчасы, беренчеләрдән булып, «Көзге игелек атнасы» на кушылды.

93 нче балалар бакчасы да ел әйләнәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Бу бакча патриотик юнәлештә эшләүче әйдәп баручы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы дисәк, бер дә ялгыш булмас.
«Әллүки» балалар бакчасы, беренчеләрдән булып, «Көзге игелек атнасы» на кушылды. Аның кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар солдатларга рәсемнәр ясадылар. Күпчелек малайлар һәм кызлар, булдыра алганча, җылы эчтәлекле хатлар да яздылар, сугышчыларыбызга үз теләкләрен җиткерделәр. «Минем рәсемдә танк бар, йолдыз да ясап куйдым. Мондый хатны беренче тапкыр язам. Солдатлар барысы да өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, аларга исәнлек телим. Дошманнарны тизрәк җиңсеннәр», — ди Самат Арсланов.

Балалар рәсемнәрне өчпочмаклы конверт итеп бөкләп, махсус киштәгә салалар. Бу ихлас теләкләр язылган хатларны «Изге йөрәкләр» төркеме волонтерлары даими рәвештә алгы фронтка җибәреп тора.
93 нче балалар бакчасында даими рәвештә сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю эшен алып баралар. «Көзге игелек атнасы» кысаларында бу юнәлештә тагы да активрак эшли башлаганнар. Моннан тыш, апрель аеннан алып, бакча бинасында маскировка челтәре үрәләр. «Без элек тә бу челтәрләрне үрә идек, ләкин моның өчен волонтерлар үзәгенә барып йөрдек. Хәзер инде үзебездә махсус җайланма булдыргач, бу безнең эшне тагын да җиңеләйтте. Буш вакыт килеп чыккан саен, челтәр үрергә тотынабыз. Инде 50 гә якынны әзерләдек. Аларны волонтерларга тапшырабыз. Сугышчыларыбыз җәйге вакытта килеп үзләре дә алып китә. Рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Чөнки бу маскировка җайланмасы алар өчен чыннан да бик мөһим», — ди бакча мөдире урынбасары Ирина Поликарпова.

Челтәр үрүгә тәрбиячеләр генә түгел, бакчада эшләүче башка хезмәткәрләр, шулай ук ата-аналар да кушыла. Күмәк эш берләштерә дә, җиңүне дә якынайта, диләр биредә. Берәүләр тасмаларны кисеп әзерләп тора, башкалар аларны челтәргә беркетә. Эш көйләнгән. «Челтәр үреп, без тынычланабыз, уйларыбызны тәртипкә китерәбез. Бу үзенә күрә бер медитация кебек. Әгәр солдатларга ярдәм итә алабыз икән, нигә әле изге эштән читтә калырга? Кул эше файдалы да бит әле ул, моторика өчен бигрәк тә. Безнең эшләгәнне күреп, балалар да кызыксына, алар да кушыла», — ди татар теле тәрбиячесе Альмира Шәфыйкова.
Солдатлар безнең ил тынычлыгы сагында тора, ә без аларны хәвеф-хәтәрдән саклыйбыз, диләр монда. «Әллүки» балалар бакчасы бүген чын бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев