Түбән Кама администрациясе хезмәткәрләре «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты
Чараны инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе оештырды.
Түбән Кама администрациясе фойесында «Теләкләр чыршысы» акциясе узды. Чараны инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе оештырды.
Төрле бүлек һәм оешма җитәкчеләре махсус кәрзиннән яшь түбәнкамалыларның хатларын алдылар. Эчтә — балаларның Яңа елга иң самими теләкләре язылган, алар хәзер һичшиксез үтәләчәк. Шулай ук фойеда иҗат эшләре ярминкәсе оештырылган иде. Рәсемнәр һәм кул эшләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар кулы белән ясалган.
«Мондый проектларда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт», — диде брендинг һәм коммуникацияләрне үстерү бүлеге башлыгы Елена Чуракова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев