Түбәнкамалылар экологик өмәдә катнашты
Шәһәрдә җирле үзидарә рәисе Гөлнара Шәрипова җитәкчелегендә экологик өмә үткәрелде.
Акциядә 9 нчы микрорайонда яшәүчеләр, 12 нче мәктәп укучылары, 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм «ПЖКХ-21» идарәче компаниясе хезмәткәрләре катнашты.
Алар скверны чүп-чардан чистартты, юлларны себерде һәм кипкән ботакларны кисте.
Ә 1 нче китапханә хезмәткәрләре нәниләр өчен викторина үткәрде һәм аларны татлы призлар белән бүләкләде. Чара ахырында актив халык арасында үткәрелгән «Чәчәкле газон» конкурсына йомгак ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев