Түбән Камада «Дюймовочка» инклюзив спектакленең премьерасы булды
«Мирас» мәдәният йортында «Дюймовочка» инклюзив спектакленең премьерасы узды.
Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль Түбән Кама благочиниесе һәм «Надежда» интернат-мәктәбе тарафыннан оештырылды.
Әлеге чараның максаты – ДЦП булган балаларда яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләрен һәм үз-үзләренә ышаныч хисен үстерү. Тамашачылар да канәгать калды: аларны костюмнар, оригиналь декорацияләр һәм яшь актерларның искиткеч уены сокландырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев