Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Палестинага — гуманитар ярдәм

Палестинаның тыныч халкына Түбән Камадан гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Зур һәм кечкенә тартмаларга яшәү өчен иң кирәкле әйберләр — дарулар, азыктөлек, гигиена чаралары һәм башкалар тутырылган. 

Гуманитар ярдәм йөген башта Казанга алып киткәннәр, аннан соң самолетка төяп, Палестинадагы зыян күргән тыныч халыкка җибәрәчәкләр. Гуманитар ярдәм җыюны «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы оештырган. «Анда балалар ризыгы, подгузниклар — барлыгы 74 килограммга якын әйбер бар. Студентлар урамындагы 9 нчы йортка теләгән һәркем тыныч халыкка ярдәм йөзеннән әйберләр китерә ала. Бу — азык-төлек, подгузниклар, ризык һ.б.», — диде "Бердәм Россия"нең Түбән Камадагы башкарма секретаре урынбасары Альмира Патрикеева. 

Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмне хәзер Татарстанның барлык шәһәрләрендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җыялар. Казанда ярдәм кабул итүнең өч пункты эшли. 

Светлана Шумкова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев