«Олы йөрәкле сыйныфташларым»
«Энә дә бүләк, дөя дә бүләк», — ди халкыбыз.
Шулай! Кемнәргәдер ручка бүләк иткәннәре бардыр. Бүләккә машина, квартира алган кешеләр алай күп түгелдер анысы... Ә менә сезнең мунча бурасы бүләк иткәннәрен ишеткәнегез, күргәнегез бармы?
Сыйныфташым һәм курсташым Роза Миңнехан кызы Шәйфетдиновага икенче бер сыйныфташ дустым Илһам Илдар улы Булатов шундый бүләк ясады. Сәерме? Бер сәерлеге дә юк, чөнки үзенең 3 баласы өстенә балалар йортыннан алып, 10 бала(!) тәрбияләп үстергән Шәйфетдиновлар өчен әйбәт бүләк булгандыр ул?!
Кукмара районы Сутер-Починок авылында әнә шундый гаилә яши. Матди яктан бигрәк, рухи яктан да бай кешеләр бу гаилә башлыклары. Үзе үткен, үзе мөлаем, шигырьдәгечә «үзе усал, үзе сөйкемле» Розаның кече күңелле кеше икәнен күптән беләм мин, чиләгенә капкачы дигәндәй, тормыш иптәше — Володясы да нәкъ шундый туры килгән. Шулай булмаса, дистәдән артык балага әти-әни була алыр иде микән алар?
Түбән Кама бакчачылык ширкәте ассоциациясе, «Автомобилист» гаражлар кооперативы җитәкчесе Илһам Булатовны олы йөрәкле кеше буларак Түбән Камада һәм туган ягы — Кукмара районы Нырты авылында бик яхшы беләләр. Туган авылында ул салдырган мәчет тирә-якка ямь биреп, иман нуры тарата. Махсус хәрби операциягә ярдәм җибәрү, мохтаҗларга, ятимнәргә, өлкәннәргә бүләкләр өләшү — Илһамның күңеленә рәхәтлек бирә торган гамәлләр.
Бу юлы да, дустым Розаларга кунакка килгәндә, машинасын тутырып, күчтәнәчләр төягән иде ул. Каршыбызда — көзге табигать кочагында утырган, җитеш тормышлы нигез икәнлеге әллә каян күренеп торган, чәчәкләргә күмелгән авыл йорты. Берсеннән-берсе матур киенгән, елмаеп торучы бәхетле балалар каршы алды. Юк, «бәхетле» сүзен тамчы да куркып та, икеләнеп тә кулланмадым. Авеста, Флора исемле әзербайҗан кызлары һәм бертуган энеләре Игнат нәкъ менә Роза Миңнехан кызы һәм Владимир Шаһи улына килеп эләгеп, шуларда яшәүләре белән бәхетле. Сүз дә юк, алар катлаулы тормыш юлы узган. Алар яшендәге балалар уйлап та карамаган михнәтләрне дә күргәннәр. «Әти-әниләрегез нинди булса да, алар сезне бу дөньяга тудырган, сезне әйбәт һәм бәхетле булсын, дип теләгәннәрдер, дип өйрәтәм», — ди киң күңелле дустым. Биредә алар эшкә дә, аралашырга да өйрәнгән. Гаиләдәге үзара җылы мөнәсәбәт әллә каян күзгә ташлана. Сыйныфташым Розаның тагын бер мактауга лаек сыйфатын ассызыклыйсым килә. Бу — тәрбиягә алынган балаларның дин мәсьәләсе. Ул аларның үз диннәрендә калуы яклы. Шуңа күрә алар өендә намаз укып алырга да мөмкинлек булдырылган, христиан динендәгеләрнең дә иконалар тезелеп торган үз почмагы бар.
Бүләк ителгән бурадан менә дигән затлы мунча ясап куйган йорт хуҗасы. Эшчеләр кушмыйча гына барысын да үз куллары белән эшләгән алтын куллы Владимир, чынлап та искитәрлек!
«Мондагы хозурлыкны, биредәге рәхәтлекне, ничек калдырып китәрсез инде!» — дим гаилә башлыкларына. «Гел кайтып торабыз бит, балалар каникул саен монда, алар да кайнап торган Мәскәү каласыннан авылны бик сагынып кайта», — ди Роза. Сүземне Сутер-Починокта яшиләр, дип башлаган идем шул. Менә икенче ел инде Роза Миңнәхмәт кызы шушы өч баланы алып, Мәскәүгә чыгып китәргә тәвәккәлләде. Үзе дә 35 ел авыл мәктәбендә укытканнан соң, соңгы ике елын башкала мәктәпләренең берсендә рус теленнән белем бирә. Шушы балаларны башкалада фатирлы итү максатыннан шушындый кыю адымга барды ул. Кабатлап әйтәм, менә шушы балалар язмышын кайгыртып.
Олы йөрәкле сыйныфташларым — үзе йомшак күңелле, үзе тәвәккәл Роза Миңнәхмәт кызы Шәйфетдинова, «Россия Федерациясенең мактаулы гражданины», «Россиянең эшлекле элитасы» кебек мактаулы исемнәр йөрткән Илһам Илдар улы Булатовлар белән хаклы горурланам мин.
Олы йөрәкле булмаса, үзенекеләрдән тыш 10 бала тәрбияләп үстереп, шуларның барысы белән дә бүгенгәчә аралашып яши алыр идеме микән Роза ханымның гаиләсе? Туган йортларына кайтып кергән кебек, инде тормыш иптәшләре, балалары белән зур гаилә булып кайтып йөриләр икән. Алтынга тиң йөрәкле булмаса, шушындый олы бүләк ясый алыр иде микән киң күңелле Илһам әфәнде?
Мондый гаиләләрне белсәм, аларга Илһам төсле зур бүләк ясаган кешеләргә сокланып, бүтәннәр турында да теләп язар идем. Ә бу кешеләрнең минем сыйныфташларым булуы аеруча куанычлы, алар миңа икенче төрле якын, «Бер горурлык хисе яна миндә», дип әйтәсе килә.
Лидия Пасыева, укытучы
Фотода: (сулдан) И. Булатов, В. Шәйфетдинов, Р. Шәйфетдинова, язма авторы Л. Пасыева, И. Булатовның хатыны Рәзилә ханым. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев