Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Өченче яшь университетының 11 нче уку елы башланды

Түбән Камада Өченче яшь университетының яңа уку елы башланды.

Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте сөйләвенчә, бу инде проектның 11 нче сезоны.

Тантаналы ачылыш җиденче октябрьдә Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. Анда кунаклар тыңлаучыларның халык иҗаты күргәзмәсе белән танышты: «крестик» белән чигелгән картиналар, төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән сумкалар, хәтта курткалар да тәкъдим бар иде. Университетта барлыгы тугыз юнәлеш бар:

иҗади үсеш факультеты;

компьютер грамоталылыгы факультеты;

финанс грамоталылыгы факультеты;

хореография факультеты;

сәламәт яшәү рәвеше факультеты;

социаль - гуманитар һәм башка факультетлар.

10 ел эшләү дәверендә университетта иң кирәклесе – сәламәт яшәү рәвеше факультеты.

Яңа уку елы башлану хөрмәтенә сәхнәдә хореография факультеты студентлары, җирле артистлар чыгыш ясады. Ветераннарның «Талир таңкә» музыкаль төркеме тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев