Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

НТР Кыш Бабае Югары Чаллы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды

НТР медиахолдингының «Кыш бабай бул!» хәйрия акциясе иң мөһим этапка җитте. Безнең тылсымчы балаларны котларга китте.

Шәһәрлеләр тарафыннан җыелган беренче бүләкләрне Югары Чаллыдагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр алды, ул Красная Кадка авылында урнашкан.

Интернат-мәктәпкә кадәр Кыш бабай җигелгән атка утырып килде, ә менә учреждениенең үзендә аны гөрләшеп балалар каршы алды. 

Миша Акимов Кыш Бабайга җыр әзерләгән. «Мин Яңа елны бик яратам, Кыш бабайны күрүемә шатмын», — диде безгә Миша.

Ап-ак кар бөртекләре, төрле җәнлекләр, әкият геройлары. Балалар күптән көтелгән бүләкләр алу өчен төрле костюмнар кигән, шигырьләр әзерләгән. Югары Чаллы интернат-мәктәбендә Түбән Кама районының мөмкинлекләре чикле балалары яши һәм белем ала. 

«Мин Кыш бабайга бик зур рәхмәт әйтәсем килә!» — диде Югары Чаллы интернат-мәктәбе укучысы Станислав Кобзиков һәм бәйрәм өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, НТР медиахолдингы «Кыш бабай бул!» акциясе игълан иткән иде. Аны ул быел 14нче мәртәбә үткәрде. Әлеге акция кысаларында түбәнкамалылар һәм битараф булмаган кешеләр редакциягә бүләкләр алып килде. Бүләк җыюга гаилә белән дә, коллектив, класс белән дә кушылдылар. Инде бүләкләрне ияләренә тапшыру көне дә килеп җитте. Кыш бабайның озын исемлегендә Югары Чаллы интернат-мәктәбе беренче булды. 
«Балаларга бик ошады, бүләкләр өчен зур рәхмәт һәм шул ук вакытта сезне һәм барлык якташларны Яңа ел белән котлыйм», — диде Югары Чаллы интернат-мәктәбе директоры Рәмзин Мөниров.

Безнең Кыш бабай сезнең бүләкләрегезне тарата башлады. Ул барлык балалар социаль учреждениеләрен, шул исәптән балалар йортын, «Шәфкать» үзәген һәм башкаларны йөреп чыгачак. Мобилизацияләнүчеләрнең, аз керемлеләр гаиләләренә кунакка барачакбыз. Бүләкләр партиясе Донбасс балаларына да юл тотачак. Зур хәйрия эше әле башлана гына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев