Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Маскировка челтәрләре һәм хатлар: Түбән Кама студентлары МХОга ничек ярдәм итә

Уку йорты волонтерлык эшчәнлеге белән «Добрые сердца» төркеме белән тыгыз бәйләнештә шөгыльләнә.

Түбән Кама политехник көллияте студентлары укудан буш вакытта маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә, шулай ук хәрбиләргә хатлар яза.

Көллияттә челтәр үрү эше туктамый диярлек, җәй көне дә эш туктамаячак. Каникулларга карамастан, яшь тыл хезмәтчәннәре фронт файдасына эшләвен дәвам итә. Уку йорты волонтерлык эшчәнлеге белән «Добрые сердца» төркеме белән тыгыз бәйләнештә шөгыльләнә.

«Маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре, коры душ ясау буенча мастер-класслар үткәрәбез. Политехник көллият безгә бу эштә ярдәм итә. Түбән Камада яшәүчеләрнең битараф булмавы аркасында без маскировка челтәрләренә материал сатып алабыз, һәм егетләр аннан челтәрләр үрә», — дип сөйләде ТИҮС рәисе Наталья Суворова.

Политехник көллияттә хәзер махсус хәрби операциянең алдынгы сызыгында булган чыгарылыш сыйныф укучыларының язмышын аерым бер дулкынлану һәм кайгырту белән күзәтәләр. Шулай ук Ватан өчен гомерләрен биреп батырларча һәлак булганнар истәлеген кадерләп саклыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев