Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Мәктәп укучылары һәм студентлар «Кыш бабай бул» акциясендә катнаша

Түбән Кама халкы «Кыш бабай бул» акциясендә катнашуын дәвам итә.

Кичә бүләкләрне чыршы астына юстиция институты студентлары куйды. Алар тәм-томнар һәм уен комплектлары китерде.

Шулай ук акциягә 27 нче мәктәп укучылары һәм 35 нче лицейдан яшь армиячеләр кушылды. Яңа ел могҗизасын көткән балаларга алар татлы бүләкләр һәм уенчыклар бүләк итте. Моннан тыш, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар картинг-клубка йөрү өчен сертификатлар алачак. Мондый бүләкләрне күңел ачу үзәге җитәкчеләре китерде.

НТР медиахолдингы акциягә барлык түбәнкамалыларны да кушылырга чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев