Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Түбән Камадан гуманитар йөк партиясен җибәрделәр

Йөк җыюда шәһәрнең битараф булмаган кешеләре катнашты.

Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде.

Йөк җыюда шәһәрнең битараф булмаган кешеләре катнашты, ә тартмаларга җыеп, машинага төяү эшләрендә «Яшь гвардия» активистлары ярдәм итте.

«Күбесенчә, тартмаларда китапханәләр өчен китаплар, шулай ук мәктәпләр өчен канцелярия товарлары һәм азык-төлек бар. Бу партиядә без бал җибәрдек, киләсе партиядә консервалар китерәчәкбез. Гомумән алганда, без 300 килограммлы йөк җыйдык», — дип сөйләде активист Дауд Хәбибуллин.

Башта гуманитар йөкне Казандагы бүлү пунктына илтәчәкләр, ә аннары Лисичанск һәм Рубежноега җибәрәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев