Кызыл Чапчак авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бәйрәмгә Кызыл Чапчак авылында туып үсеп, башка төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да кайткан иде.
Шушы көннәрдә Кызыл Чапчак авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтәргә, озак еллар буе мәдәният өлкәсендә һәм китапханәдә эшләгән ветераннарны искә алырга авылдашларын җыйды.
Сөеп назлап безне үстергәнсең,
Моңнарыңны салып күңелгә.
Кайда йөресәм дә, Чапчагымның
Бер баласы бит мин бүген дә.
Ашкынамын, талпынамын сиңа,
Синдә көтә кебек яшь чагым.
Яратамын, сагынамын сине,
Әй, гүзәлем Кызыл Чапчагым! — дип яза үзенең кендек каны тамган туган авылы — Кызыл Чапчагы турында, «Бер кайтырмын, Чапчагым» дигән шигырендә, өч китап авторы каләмдәшебез Фәнүзә Сабирова.
Бәйрәмгә Кызыл Чапчак авылында туып үсеп, башка төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да кайткан иде. Очрашуда авылның мәдәният йортында, китапханәдә эшләгән һәр кеше рәхмәт сүзләре белән искә алынды. Әйе шул, клублар барлыкка килгәч, мәдәният йортында төрле елларда хезмәт куйган Габделәхәт Ханнанов, Наталья Шерстнова, Касыйм Ишдәүләтов, Фәрди Мөбәракшин, Йосыф Нигъмәтҗанов, Мәхиян Абзалов, Ансар Гыйлаев эшләгән чорлар онытылырлыкмыни?!
1974-2012 елда, 38 ел дәвамында, мәдәният йортын тынгысыз күңелле Тәнзилә Мотыйгуллина җитәкли. Һәр эшкә бөтен җаны-тәне белән алына торган Тәнзилә ханым, тормыш иптәше Камил абый, авыл активистлары, яшьләр, укытучылар атна саен концертлар оештыралар. Ай саен диярлек күрше мәдәният йортларыннан «артистлар» килә, Кызыл Чапчак авылы да җавап концерты белән чыгышлар ясый. Һәр чарадан соң яшьләр уйнап, җырлап-биеп күңел ача.
Ул еллардагы «вечер» ларны бик күпләр хәтерлидер әле. Агитатор булган, өндәмәләр язган, колхоз эшенә дә катнашып, концерт-спектакльләр куйган китапханәчеләр эше дә бәяләп бетергесез. «Изба читальная» ачылгач килгән беренче китапханәче Кыям Хисаметдинов, Кәримә Сөләйманова-Гарифуллина, Гыйная Зыятдинова, үзләренең тормыш юлларын китапханәдән башлаган Нәсимә, Инсия, Гөлфирә, Зөлфирә, Ләйсирә, Рәмзия апаны, Рәсиләләрне сагынып искә ала авыл халкы. Рәсиләдән соң 12 ел китапханәче булып эшләгән Тәблизә Нәбиуллина китапка, иҗатка булган яратуын, авылдашларына гына түгел, балаларына да күчерә. Кызы Зөлфия һәм улы Рафаэльнең (үзе дә мәдәният йорты җитәкчесе булган) сәхнәләштерелгән шигырен (Зөлфия үзе язган) тамашачы күз яшьләре белән тыңлады.
Кызыл Чапчак авылының җанга сихәтле гүзәл табигате, ярдәмчел тырыш халкы бик күпләргә китап җанлы булып үсәргә ярдәм иткәндер. Ул Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенә 20 дән артык китапханәче биргән авыл булып, китапханәләр тарихында аерым урын алып тора. Бүгенге көндә аларның күбе-се, зур ихтирам казанып, китапханәләр берләшмәсендә хезмәт куя. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдархановның, Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланованың, район мәдәният йортлары җитәкчесе Роза Рәхимованың, 40 ел гомерен китапханәләр берләшмәсенә багышлаган (шуның 32 елын җитәкче булып!) Рузалия Гыйльманованың, Кол Гали исемендәге китапханә җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллинаның, мәдәният йорты һәм китапханәнең хезмәттәш дусларының әйткән җылы сүзләре бик урынлы. Әйе, зур эшләр башкара бүген мәдәният йортын җитәкләгән Нәзилә Таипова, Айзат Шәйхетдинов, Алсу Әхмәтшина һәм үз эшенең остасы булган китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева. Сабантуйлар, авыл, урам, уңыш бәйрәмнәре, Җиңү көне, «Сердәш» клубы — кыскасы, шатлыкта да, авыр чакта да алар халык белән гел бергә.
«Идел-Йорт» халык театрлары бәйгесендә катнашып, лауреат исемен яулаган, Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнгән, тамашачыны көлдергән дә, елаткан да «Сәхнә» халык театры гына да ни тора! Бу урында үзләренең вакытларын кызганмыйча мәдәният йортына килеп халыкка хезмәт итүчеләр — М. Мәхмүтова, Галина Ахунова, Азат Нургалиев, Азат Җәләев, Алсу Әсәдуллина, Гөлнур Гарифуллина, Галия Хатипова, Мөнибә Әхмәтвәлиева (иң өлкәне Мөнибә апа 90 яшькә җитеп килә), Кызыл Чапчак мәдәният йортына һәрдаим ярдәм итүче иганәчеләр, авылның асыл егетләре: Марсель Ахунов, Булат Ахунов, Илфат Ганиев, Азат, Дамир Борһанов, Зөфәр Хәмидуллинны әйтеп китмәсәк дөрес булмас. Чөнки алардан башка бер чара да үтми.
Юбилей җырлар-шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Оста биючеләрне дә уздырган Зәлия Таипованың өздереп биюе, Айзат Шәйхетдинов, Фәүзия Әхмәтшина, Разия Якупова, Мөнзилә Сәмиева, Ландыш Борһанова, Илсөяр Хәлиуллина, Рания Сәләхиеваның моңлы җырлары, Алмаз Лотфуллинның уен коралларында оста уйнавы тамашачыларны моң дәрьясына алып кереп, күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Авылының горурлыгы булган, ак кәгазь белән каләмне үзенә сердәш иткән, Фәнүзә Сабированың шигъри тәлгәшләрен, аның сүзләренә һәм көенә язылган Мөнзилә Сәмиева башкарган «Бер кайтырмын Чапчагым» җырын зал көчле алкышларга күмде.
Мәдәният, иҗат белән янәшә атлый Кызыл Чапчак халкы. Биредә һәр очрашу, һәр кичә тулы заллар белән үтә. Мәдәният өлкәсе — ул акча белән үлчәнмәгән, тынгысыз, мәшәкатьле хезмәт. Мәдәният йорты кешеләрнең эштән соң ял итү, яшь буынны тәрбияләү, рухи яктан баету, халыкны мәдәни мирас белән таныштыру урыны да. Бүгенге көндә Кызыл Чапчак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның мәдәни учагын сүндермичә, әби-бабаларыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен амәнәт итеп алып, саклап торучылар.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев