Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Картиналарында — милләтебез тарихы

Алга ыргылучы атлар, уксөңгеләр белән коралланган җитди кыяфәтле гаярь яугирләр, елгыр атны иярләгән Болгар гүзәле... Юк, сугыш турындагы фильмнан түгел, боларның барысын да рәссам Илдус Мортазин ясаган картиналарда күрергә мөмкин.

«Атлар — картинаның күрке»
РФ һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, Халыкара сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 2010 елдан Мәскәү гуманитарикътисад институтының Түбән Кама филиалы дизайн кафедрасы өлкән укытучысы Илдус Хаҗи улының быел эшләре тыгыз. Ул 2024 елда персональ күргәзмә үткәрергә әзерләнә. Шуңа күрә рәссамның остаханәсенә килгәч, аны эшеннән бүлмичә, стенада эленеп торучы әзер картиналарын карап йөрергә вакытым булды. Илдус Мортазинның иҗаты белән элегрәк таныш булсам да, атлар сурәтләнгән картиналарының күп булуына ирексездән тагын бер мәртәбә гаҗәпләндем. Рәссам, эшеннән бераз аерылып, минем белән әңгәмәгә керешкәч, иң беренче:
— Ни өчен сезнең картиналарда, атлар күп? — дип кызыксындым. 
Илдус Хаҗи улы, бу соравыма, бер дә икеләнмичә:
— Атлар — матур хайван, алар — картинаның күрке, — дип елмаеп җавап бирде. 

Игътибарны җәлеп итәрлек тагын бер нәрсә: атлар шулкадәр зур осталык белән ясалган ки, алар менә-менә картинадан сикереп төшәрләр дә, чабып китәрләр кебек тоела.
— Төрле хәрәкәтләрдә күрсәтү өчен, атларның гәүдә төзелешен бик яхшы белергә кирәк. Сез аларны махсус өйрәндегезме әллә?" — дип сораштыруымны дәвам итәм. 
— Махсус өйрәнергә дә, укырга да туры килмәде. Кечкенәдән атларны күреп, аларга сокланып үстем. Мин бит авыл малае, тугыз яшемә кадәр авылда яшәдем, — диде рәссам. 

Иҗатка юл ярып...
Илдус Хаҗи улы 1964 елның 13 июнендә ТАССРның Сарман районы Карамалы авылында туган. Анда ул атларны үз күзләре белән күргән. Әле алай гына түгел, якын бер туганы атлар караучы булып эшләгәнгә, бу матур хайваннарның арбага җигелгәннәрен генә түгел, иркен болыннарда утлап йөргәннәрен, чабышканнарын, аларны су коендырганнарын да күзәтеп торганы булган. Әлбәттә, атларның матурлыгына сокланып кына калмаган, сурәтләрен ясарга тырышкан. Рәсем ясауга тартылуы, әтисеннән килә икән. Әтисе Хаҗи абый — сугыш ветераны — яхшы рәссам да булган. Илдус аның рәсемнәр ясавын күреп, әкренләп бу шөгыльне үз итә башлый. 

Рәсем сәнгате һәрчак камиллекне сорый. Шуңа күрә, белемне күтәрү өстендә дә эшләргә кирәк. Әтисе аңа бу хакта һәрчак искәртеп тора. Илдус туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1971 елдан укуын Түбән Камада дәвам итә. 1979 елда балалар сәнгать мәктәбен тәмамлый, Яр Чаллы сәнгать училищесында белем ала, 1996 елда «монументаль-гамәли сәнгать» белгечлеге буенча С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академиясенең монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать факультетын тәмамлый... 

Яшьләр тарихыбызны белсен 
Илдус Хаҗи улы иҗаттан беркайчан да аерылмый. Картиналарында төрле темаларга алынса да, иҗатының төп өлешен татар дөньясына, мәдәниятенә, тарихына, йолаларына багышлый. Әлбәттә, байтак картиналарында атлар чагылыш тапкан. Ул аларны төрле рәвешле сурәтли. Күпчелек эшләренә тарихи төсмер бирә. Чыннан да, Илдус Мортазинның соңгы дистә елда иҗатына күз салсаң болгар, татар халкының үткәне күз алдына килеп баса. 
— Мине халкыбызның, милләтебезнең шанлы тарихы бик нык кызыксындыра. Үзлегемнән бөек татар халкының тарихын өйрәнәм. Соңгы елларда иҗат ителгән картиналарымда, әнә шуларга зур урын бирәм. Ат һәрчак татар кешесенең юлдашы булган. Юкка гына татарларда «ир-ат» дип, ирләр белән атларны һәрчак янәшә куеп сөйләмиләр. Элек авылда атсыз гомер итү бик авыр булган. Кешеләр аларны борын заманнардан ук кулга ияләштергәннәр, каралты-курада асраганнар. 

Чыннан да, татарларда: «Атсыз татар — канатсыз кош» дигән мәкаль юкка гына тумаган. Атлар татар кешесенә көндәлек тормышта гына түгел, яу кырларында да зур файда китергән. Әнә шуңа да Илдус әфәнде тарихны чагылдырган картиналарында атка атланган җайдакларны — болгар, татар яугирләрен еш сурәтли. 

Соңгы вакытларда Илдус Мортазинның иҗатында милли мәдәниятебезгә дә киң урын бирелә. Аеруча дәртле татар биюләрен чагылдырган картиналары игътибарга лаек. «Татар биюләре» дигән циклдан эшләнгән зәвыклы картиналары үзләренең матурлыгы белән һәркемне җәлеп итә, сәнгатькә ерак кешеләрне дә битараф калдырмый.
— Милләтебезнең тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган бу картиналарны мин аеруча яшьләр өчен, киләчәк буын өчен кирәк, дип уйлыйм. Ата-бабаларыбызның шанлы тарихын онытмасыннар, үзләренең татар булуларыннан оялмасыннар, менә бит без нинди Бөек халык икән, дип горурлансыннар, — ди рәссам. 

Күргәзмәләре — чит илләрдә дә 
Илдус Хаҗи улы шәһәребез, Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә бик күп шәхси күргәзмәләр оештырып, мактаулы исемнәр алган, дәрәҗәле бүләкләр яулаган шәхес. Аның иҗат эшләре чит илләрдә: Амстердам, Франкфурт-на-Майне, Нойштадт, Кайзерслаутернда һәм Россиянең Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Чабаксар, Самар, Саранск, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең үзәк күргәзмә залларында күрсәтелгән. 

Рәссамның чит ил музейларында сакланучы картиналары да байтак. Анысы да яхшы: горур татар халкы турында чит илләрдә дә белсеннәр! «Менә бит җир йөзендә татар дигән нинди матур, батыр, курку белмәс халык яши икән» дисеннәр. Әлбәттә, Татарстанның Түбән Кама дигән җыйнак кына шәһәрендә шундый гүзәл картиналар иҗат итеп, милләтебезне бөтен дөньяга танытучы даһи рәссам Илдус Мортазин яшәве турында белүчеләр дә байтактыр ул илләрнең күренекле иҗат әһелләре арасында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев